Мәкалә себер
җирлегендә яшәп иҗат итүче прозаик, “Иртеш таңнары”, “Ялкында өтелгән мәхәббәт”
романнары авторы Якуб Зәнкиевның тууына 100 уңаеннан язылды. Әлеге хезмәттә
язучының тормышы һәм әдәбиятка килү юлы өйрәнелә. Прозаның олы жанрында язылган
үзенчәлекле әсәрләрендә себер татарларының ХХ гасырның беренче яртысындагы
тормышы Русия тарихында булган катлаулы вакыйгалар кысасында, аның бер өлеше
буларак тәкъдим ителә. Әсәрләрендә себердә яшәүче татар халкының гореф-гадәтләре,
психологик портреты, яшәешенең мораль-этик кануннары, әйләнә-тирәгә, аеруча табигатькә
үзгә мөнәсәбәте сюжет үзәгендә тора. Халык иҗаты җәүһәрләре, төбәкнең бай
тарихы һәм шәхесләре, кабатланмас мифологиясе романнарында дөнья сурәтен баетып
киләләр. Аерым географик җирлектә язылып, шушы төбәк әдәбиятына гына хас булган
уникаль сыйфатлар белән характерланган әсәрләр гомуммилли әдәби мирасның
кабатланмас, үзенчәлекле бер өлеше буларак бәяләнә. Иҗатының бүгенге көндә
өйрәнелү дәрәҗәсе ачыклана.
Татар әдәбияты тарихы милли әдәбият Якуб Зәнкиев әдәбиятта дөнья сурәте
Birincil Dil | Türkçe |
---|---|
Konular | Dilbilim |
Bölüm | Araştırma Makalesi |
Yazarlar | |
Yayımlanma Tarihi | 20 Haziran 2017 |
Gönderilme Tarihi | 15 Mayıs 2017 |
Yayımlandığı Sayı | Yıl 2017 |
TÜRKLAD'ın içeriği Creative Commons Atıf-Gayriticari 4.0 Uluslararası Lisansı ile lisanslanmıştır. E-ISSN: 2587-1293
Fırat Üniversitesi İnsani ve Sosyal Bilimler Fakültesi, Türk Dili ve Edebiyatı Bölümü – Çağdaş Türk Lehçeleri ve Edebiyatları Bölümü, Rektörlük Yerleşkesi ELAZIĞ-TÜRKİYE / Telefon: +90 424 237 00 00 – 3525 / 3637; Belgeç: +90 424 233 00 62; elmek: uluturklad@gmail.com